Блогер Камилла Хафизова Казанда РФ Президентын сайлау турында: «Барысы да ачык һәм күз алдында»

2024 елның 16 марты, шимбә

Казанда РФ Президентын сайлау сыйфатлы һәм ачык оештырылган. Казан блогеры, шәхси брендлар булдыру буенча коуч Камилла Хафизова үз фикерләре белән уртаклашты.

«Минем сайлау участогында, Ершов урамы, 58 нче йортта, кооператив техникумында тавышларны санауның автомат системасы урнаштырылган. Бу бик уңайлы. Гомумән, барысы да бик ачык, күз алдында. Мин бөтен процессны төшерәм, сториста аудиториягә участокка килгәнемне күрсәтәм, актуаль мәгълүмат бирәм. Бүген аудиториянең сайлау кысаларында конкурста катнашу мөмкинлеге барлыгын искәрттем», — дип сөйләде Хафизова «Татар-информ» белән әңгәмәдә.

Блогер медиа күзәтүчеләрнең мониторинг барышында аудиториянең шәхси чикләрен бозмауларын, кешеләрне камерага төшермәүләрен һәм тавыш бирү процессына комачауламаганнарын искәртте.

«Без махсус рәвештә ТР Иҗтимагый палатасында укыдык һәм нәрсә төшерергә ярый, ә нәрсәне төшерергә ярамаганын аңлыйбыз», — дип ассызыклады Хафизова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International