Дүрт илдән Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучылар ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәгендә булдылар

2024 елның 15 марты, җомга

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучы дүрт чит ил күзәтүчесе делегациясе Казанның ИТ-паркында ТР Иҗтимагый палатасы каршындагы Иҗтимагый күзәтү үзәгендә булды. Бангладеш, Йемен, Пакстан һәм Согуд Гарәбстаны яшьләренә РФ Президентын сайлауны контрольдә тоту системасы җәмәгатьчелек күзлегеннән ничек төзелгәнен күрсәттеләр.

«Бу егетләр Сочида узган Бөтендөнья яшьләр фестивале делегатлары. Алар теләк белдерделәр, сайлап алудан уздылар, Казан шәһәрен сайладылар һәм безгә төп чит ил делегациясе составында килделәр», — дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

РФ Президентын сайлау процедурасы тәмамланганнан соң, халыкара экспертлар тавыш бирү процедурасының ничек оештырылуы, җәмәгатьчелек күзәтүенең ничек узуы, сайлау участокларының эшен бәяләяүләре турында нәтиҗә ясаячак. Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда беренче тәэсирләре белән уртаклашачаклар.

«Без егетләрнең процесс белән актив кызыксынуларын күрәбез. Алар өчен бу кызык, чөнки һәр илнең үз үзенчәлекләре бар», — дип йомгаклады Яшьләр эшләре министры урынбасары.

Бүген Казанның ИТ-паркында Петербург урамында Татарстан Иҗтимагый палатасы каршында иҗтимагый күзәтү үзәге ачылды. Өч көн дәвамында, 15, 16 һәм 17 мартта, Күзәтүчеләр РФ Президенты сайлауларында тавыш бирү барышын күзәтәчәк.

Үзәк сайлау комиссиясендә видеодивар урнаштырылган, аңа бер үк вакытта 48 участок сайлау комиссиясеннән трансляция бара. Шулай ук биредә Иҗтимагый палатаның ситуация үзәге эшли, анда 30дан артык юрист социаль челтәрләрне мониторинглый, сайлау участогында булган күзәтүчеләр белән онлайн режимда аралаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International