Татарстанлыларны 2023 ел йомгаклары буенча ТР Мәдәният министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турындагы хисапны тикшерүдә катнашырга чакырабыз

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2023 елда халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак.

Теләге булган һәркем Татарстан халкы өчен мөһим булган мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнаша ала:

  • Мәдәни-массакүләм чараларны, Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген яктырта торган «ТР Мәдәнияте» бердәм интернет-порталын булдыру һәм эшләве;
  • Яшь профессионал композиторларның иҗатына ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү, шул исәптән яшь авторларның музыкаль әсәрләрен дәүләт театрларында спектакльләр куюда куллануны күздә тотып;
  • Татарстан Республикасында теркәлгән 15 халык сәнгать кәсепләре оешмасына халык сәнгать кәсепләре эшләнмәләрен җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү өчен субсидияләр бирү;
  • Дәүләт (муниципаль) мәдәният учреждениеләре белән кооперациядә иҗади яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын гамәлгә ашыру буенча ким дигәндә 10 проект кертү;
  • Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни мирасын саклау, өйрәнү һәм популярлаштыру буенча ким дигәндә 3 фәнни-агарту сәнгать проектын гамәлгә ашыру;
  • Мәдәни чараларны популярлаштыруны көчәйтү максатларында «Журналистика һәм җәмәгатьчелек белән элемтә» юнәлеше буенча Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләренең ким дигәндә 200 хезмәткәрен укыту;
  • Җирле патриотизмны, мәдәни потенциалны һәм мәдәнияттә көндәшлеккә сәләтлелекне активлаштыру, территория брендын булдыру һәм вакыйгалар эшчәнлеген программалаштыру өчен Татарстан Республикасының 5 районының үзенчәлеген комплекслы тикшерү үткәрү.

Иҗтимагый фикер алышулары җыелышында катнашучыларны теркәү оештыручылар тарафыннан электрон формада түбәндәге сылтама буенча үткәрелә https://forms.yandex.ru/u/65b120e5c417f33a233c7c50/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International