Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүнең барлык чаралары турында мәгълүмат белән сайт ачылды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Татарстанда яшәүче гаиләләргә уңайлы булсын өчен, барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат белән яңа сайт эшләделәр. Бу хакта Туры эфир вакытында республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Бу сайт барлык чараларны, гражданнарның барлык категорияләрен үз эченә алачак, шуңа күрә кайсы учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген эзләргә кирәкми, һәркайсыбыз шәхсән үзебез өчен, гаиләбез өчен нинди ярдәм чаралары каралганын, кая мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар форматы кирәклеген күрергә тиеш», – дип аңлатты Фазлыева туры эфир вакытында.

 https://family-tatarstan.ru/ сайты бүген үз эшен башлады. Бу платформа Татарстан гаиләләре өчен. Анда республикада күрсәтелә торган барлык ярдәм чаралары, шулай ук гаилә чаралары һәм конкурслары турында мәгълүмат бар.

Татар-информ сайтыннан – https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-zapustili-sait-s-informaciei-obo-vsex-merax-podderzki-semei-5934935

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International