2024 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы иҗтимагый советы» конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, әлеге конкурсның Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылуын билгеләп үтте.
Быел беренче тапкыр «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы Иҗтимагый советы» конкурсы өч номинациядә үткәрелде.
«Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче халык белән эшләү, муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнары, башка оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек итү буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру» номинациясендә халык белән эшләү буенча иң яхшысы – Азнакай муниципаль районының Иҗтимагый советы, 2 урын – Бөгелмә районының Иҗтимагый советы, 3 урын – Минзәлә районының Иҗтимагый советы.
Алдагы ике номинациядә конкурс комиссиясе беренче урыннарны бирмәскә карар кабул итте.
«Муниципаль берәмлек территориясендә иҗтимагый контроль буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру» номинациясендә 2 урын – Чаллы шәһәренең Иҗтимагый советы, 3 урын – Татарстанның Нурлат муниципаль районы Иҗтимагый советы.
«НКОларга ярдәм итү һәм үстерү буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген иң яхшы оештыру» номинациясендә 2 урынны Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Иҗтимагый советы, 3 урынны – ТР Яшел Үзән муниципаль районы Иҗтимагый советы алды.
Җиңүче һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр алдылар.