2024 елның 1 февраленнән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм социаль блокның 6 министрлыгы 2023 елда җәмәгатьчелек алдында формалаштырылган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру турында иҗтимагый фикер алышулар башлануын игълан итә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан Татарстан Республикасында «Республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә иҗтимагый контроль» проекты гамәлгә ашырыла, анда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, республиканың Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм Социаль яклау министрлыгы, киң җәмәгатьчелекне һәм экспертларны җәлеп итеп, ел саен 5тән 7гә кадәр иҗтимагый максатны гамәлгә ашыра.
Нәтиҗәләрне тикшерүгә республиканың барлык халкы чакырыла: 1 февральдән проект сайтында, Иҗтимагый палатада һәм министрлыкларда хисап проектлары урнаштырыла, 12 февральгә кадәр электрон почта аша яки язма рәвештә гражданнарның искәртмәләре һәм тәкъдимнәре кабул ителә. Катнашу формасы түбәндәге сылтама буенча https://oprt.tatarstan.ru/forma-podachi-zamechaniy-i-predlozheniy.htm). 14 февральдән күзгә-күз фикер алышулар башлана, алар 22 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Очрашуда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк булачак. Теркәлү вакытында катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булган очракта), почта һәм электрон адресы, телефон номеры күрсәтелә. Теркәлү җыелыш башланганчы бер тәүлек алдан тәмамлана.
Очрашуда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк булачак. Теркәлү вакытында катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (булган очракта), почта һәм электрон адресы, телефон номеры күрсәтелә. Теркәлү җыелыш башланганчы бер тәүлек алдан тәмамлана.
Җәмәгать фикер алышулары җыелышында катнашучыларны теркәү оештыручылар тарафыннан электрон формада түбәндәге сылтамалар буенча үткәрелә:
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы –
https://forms.yandex.ru/u/65b120eef47e733a2d83ffca/;
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы – https://forms.yandex.ru/u/65b120e5c417f33a233c7c50/;
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы – https://forms.yandex.ru/u/65b120e7e010db3b1312bd51/;
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы – https://forms.yandex.ru/u/65b120e3e010db3b1312bd4d/;
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы –
https://forms.yandex.ru/u/65b120e273cee73a0759ff22/;
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы – https://forms.yandex.ru/u/65b120e984227c3af90f9da6/.
Анда шулай ук министрлыкларның 2023 елдагы максатларның һәм бурычларның үтәлеше турындагы хисаплары белән танышырга мөмкин.