Иң яхшы яңа ватан брендлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

«Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Росконгресс» фонды белән берлектә «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумын һәм иң яхшы яңа ватан брендлары конкурсын әзерләүне һәм үткәрүне оештыра.

Ел саен үткәрелә торган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла һәм гражданнарның иҗтимагый әһәмиятле инициативаларын һәм проектларын хуплауга һәм гамәлгә ашыруга, илнең үсеш стратегиясен формалаштыру өчен идеяләрне сайлап алуга юнәлдерелгән. Форум 2024 елда 26-27 февральдә узачак.

Бу инициативалы кешеләр берләшмәсен формалаштыру һәм 2030 елга кадәр ил үсешенә һәм милли максатларга ирешүгә зур өлеш кертә торган 100 көчле идеяне берләштерү максатыннан оештырылган масштаблы вакыйга.

Форум икътисад, технологик һәм социаль үсеш, коммерцияле булмаган оешма, мәгариф, шәһәр мохите өлкәсендәге лидерларны һәм экспертларны, дәүләт вәкилләрен һәм битараф булмаган гражданнарны берләштерә.

Форум кысаларында иң яхшы ватан брендлары конкурсы үткәрелә. Конкурсның максаты – илнең һәр төбәгендә яңа ватан брендларын үстерүгә ярдәм итү.

Конкурста 5 номинация тәкъдим ителгән: азык-төлек продуктлары, кулланучылар товарлары, креатив, мәгълүмати технологияләр һәм югары технологияләр.

Иң яхшы Яңа Ватан брендлары конкурсында катнашу өчен гаризаны 2024 елның 31 гыйнварына кадәр  https://идея.росконгресс.рф. рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.

Идея лидерлары кызыксынучы партнерлардан эксперт кире элемтәсе, акселерация программаларында катнашу, проектларга индивидуаль ярдәм күрсәтү, медиа пропагандалау, профильле партнерларга, төбәк һәм дәүләт хакимияте органнарына идеяләрне презентацияләү мөмкинлеге, административ киртәләрне бетерүдә ярдәм алачак.

Форум сайтына сылтама – https://ideas-forum.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International