РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе НКОларны 2023 ел өчен хисапны 2024 елның 15 апреленә кадәр тапшыру кирәклеге турында хәбәр итә.

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коммерцияле булмаган оешмаларга 2023 ел өчен хисапларны 2024 елның 15 апреленә кадәр тапшыру кирәклеге турында искә төшерә.

Актуаль хисап тоту формалары «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/ru/pages/otchetnost-nekommercheskih-organizacij/#section-112.

Хисап тотмаган өчен административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International