Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ике әгъзасының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, 25 гыйнварда Иҗтимагый палата әгъзалыгына кандидатлар тәкъдим итү процедурасы тәмамлана.
Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан расланыла торган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү хокукына Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән гомумроссия һәм төбәкара иҗтимагый берләшмәләрнең структур бүлекчәләре ия.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланган Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалыгына кандидат тәкъдим итү хокукына Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр ия.
Коммерцияле булмаган оешма үз вәкилен Иҗтимагый палата составына кертү теләге турында закон нигезендә яисә әлеге оешма уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия оешманың җитәкче коллегиаль органы карары белән рәсмиләштерелгән гариза җибәрә.
Гаризага түбәндәгеләр беркетелә:
Гаризаларны кабул итү вакыты – массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге мәгълүмати хәбәр рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң 30 (утыз) көн эчендә.
Кандидатлар өчен мәгълүмат һәм документлар формалары Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган: https://oprt.tatarstan.ru/dokumenti.htm
Татарстан Республикасы башлыгы администрациясе гаризаларны эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр кабул итә, тәнәфес 11-30 сәгатьтән 12-30 сәгатькә кадәр.
Кабул итү урыны: Татарстан Республикасы башлыгы (Рәисе) администрациясе, Казан шәһәре, Кремль, подъезд 0, Татарстан Республикасы Раиса гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе.
Документларны почта аша җибәрү өчен адрес: 420111, Казан шәһәре, Кремль.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 567-88-92.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы гаризаларны эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 18-00 сәгатькә кадәр, тәнәфестә 12-00 сәгатьтән 13-00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Кабул итү урыны: «ТР Иҗтимагый палатасы Аппараты» ДКУ, 420111, Казан шәһәре, Батурин ур., 7а йорт, каб. 133.
Документларны почта аша җибәрү өчен адрес: 420111, Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 567-80-96, 567-80-99.