Наилә Баһаветдинова «Подари подписку» хәйрия акциясенә кушылды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

23 ноябрьдә Дәүләт Советында парламентның кырык тугызынчы утырышы кысаларында «Подари подписку» хәйрия акциясе оештырылды. Акциядә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисенең гражданнарның икътисады һәм тормыш-көнкүреш инфраструктурасы мәсьәләләре буенча урынбасары Наилә Баһаутдинова катнашты, 2024 елның беренче яртыеллыгына Арча шәһәрендәге картлар йорты өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерелде.

Парламентта республика газеталарына һәм журналларына язылу даими оештырыла. Республика һәм район басмалары, шул исәптән милли телләрдә дә, ветераннарга, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International