«Татарча диктант»

2023 елның 13 октябре, җомга

Ютазы мәктәбендә 2023 елның 13 октябрендә «Татарча диктант» белемнәрне тикшерү буенча бөтендөнья акциясе узды. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Акциядә Татарстан Республикасы Ютазы районы Иҗтимагый советы рәисе, «Татарстан-новый век» -«Татарстан - яна гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Территориаль бүлекчәсе советы рәисе Ямалетдинов А. А., Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Ютазы муниципаль районы буенча җирле бүлекчәсе рәисе Гәрәева Л. Я., Ютазы муниципаль районы хатын-кызлар советы рәисе Хөснетдинова Н. Х., Ютаза авылы Ветераннар советы рәисе Әхмәтшина Ф. Х., шулай ук мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты.

Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр узды. 2022 елда акция Россиянең 74 төбәгендә узды. Шулай ук анда 31 илдә яшәүче ватандашлар катнашты. «Татарча диктант» уздырылган елларда бөтен дөнья буенча миллионнан артык кеше катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International