ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Данис Шакиров Перудан килгән делегация белән очрашты

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

3 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Данис Шакиров Перу делегациясе белән очрашты.

Данис Шакиров кунакларны сәламләде, шулай ук аларны Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды. Делегатлар Перу Республикасының Лима шәһәрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Шулай ук татар чараларын үткәрүгә зур өлеш кертәләр. Очрашуда Данис Шакиров делегатлар белән Татарстан Республикасында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

– Татарларның бик яхшы традицияләре бар дип әйтәсем килә: кунакларга чәй тәкъдим итү һәм бүләкләр бирү, - диде Данис Шакиров һәм делегатларга истәлекле бүләкләр һәм китаплар тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, 27-29 сентябрьдә Данис Шакиров эш сәфәре белән Перу Республикасының Лима шәһәрендә булды. Ул Россия Федерациясенең Перудагы Сәүдә вәкиллеге оештырган «Татарстан-Перу» бизнес – форумында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International