Чираттагы командировкадан кайткач, ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, ирекле эшчәнлекне үстерү һәм патриотик тәрбия комиссиясе рәисе Тимур Камалетдинов волонтерларның Лисичанскида өлкәннәргә һәм балаларга ничек ярдәм итүләре турында сөйләде.
«Без җирле халыкка ярдәм иттек һәм ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Күпчелек очракта ярдәмгә әбиләр, бабайлар һәм балалар мохтаҗ. Яше аркасында аларга утын җыю, үз участокларының зур территорияләрен җыештыру һәм өйләренә кадәр су ташу авыр. Исегезгә төшерәбез, Лисичанскида әлегә су белән тәэмин итүне тулысынча торгызу мөмкин булмады, шуңа күрә эчәр суны баллоннарда йөртергә туры килә», – диде ул.
Ул билгеләп үткәнчә, Форпост волонтерлары балалар өчен мультфильм күрсәтүләр оештырган һәм интеллектуаль уеннар үткәргән.
«Без моны яшьләрне шәһәр буйлап буш йөрмичә, файдалы эш белән мәшгуль итәргә дәртләндерер өчен эшлибез», - дип өстәде ул.