«Игелеклелек марафоны»

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Иҗтимагый палата һәм иҗтимагый кабул итү әгъзалары Бөтенроссия йортсыз калган кеше көнендә уздырылган чараны нәкъ шулай дип атады.

Авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен хәйрия акциясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән «Кеше приюты» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә оештырылды.

Аз керемлеләр, йортсыз һәм яшәү өчен акчасыз калганнар өчен «Кеше приюты» вакытлыча яшәү пунктында көн дәвамында чәчтарашлар, табиблар һәм төрле профильдәге белгечләр эшләгән.

Барлык килгәннәргә татлы бүләкләр әзерләгәннәр һәм тәмле пылау өләшкәннәр. Монда ук приютта яшәп алган, әмма тулы канлы тормышка кире кайта алган яшь ир белән танышканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International