Мәгълүмат эзләп, яшьләр еш кына ачык интернет-чыганакларга мөрәҗәгать итә, тик анда һәрвакытта да дөрес мәгълүматны бастырмыйлар. Аудитория алдында иҗтимагый кабул итү координаторы, ТР Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм җәмәгать контроле комиссиясе әгъзасы Анастасия Исаева һәм ТР Яшьләр эшләре буенча Иҗтимагый палатасы рәисе Тимур Камалетдинов чыгыш ясады.
Махсус хәрби операциянең нәрсә икәнлеге, ни өчен башлануы, сугышчыларның алгы линиядә ничек яшәве, дәүләт һәм гражданнарның аларга ничек ярдәм итүе турында балаларга Тимур Камалетдинов сөйләде. Спикерның чыгышы Мариуполь һәм Луганск һәм Донецк халык республикалары территорияләренә сәяхәтләре һәм гуманитар йөкләр китерү вакытында төшерелгән кадрлар белән үрелеп барды.
Анастасия Исаева студент яшьләр белән «Культура отмены» феномены һәм аның дөньядагы социаль-сәяси процессларга йогынтысы турында фикер алышты. Кызыклы әңгәмәдән соң студентлар спикерлардан «Бердәм Россия» проектлары турында сораштылар һәм анда волонтерлар сыйфатында катнашырга теләк белдерделәр.