Профессор Менделевич премиясен Татарстанның талантлы яшь галимнәренә тапшырдылар

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Казан медицина университетында профессор Давид Менделевич исемендәге стипендия тапшырылды. Премияне тапшыру танылган тикшерүченең балалары Борис һәм Владимир Менделевич инициативасы белән башланып, инде бишенче тапкыр үткәрелә.

Бүләкләү академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең атаклы тарихи аудиториясендә уза торган «Нейрофәннәрнең киләчәге» VII Бөтенроссия фәнни конференциясе кысаларында узды. Бүләкләрне Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәм КДМУның психиатрия һәм медицина психологиясе кафедрасы мөдире, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич тапшырдылар.

Мактаулы стипендия ияләре: КДМУның Психиатрия һәм медицина психологиясе кафедрасы ординаторы Анна Шурыгина һәм КДМУның Неврология һәм тернәкләнү кафедрасы аспиранты Марина Ермакова.  Стипендия ай саен түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International