ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тимур Камалетдинов Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләр өчен лекция үткәрде

2023 елның 10 феврале, җомга

6 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне һәм Махсус хәрби операция башлануның бер еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре, ирекле эшчәнлек һәм патриотик тәрбия үсеше комиссиясе рәисе Тимур Камалетдинов Рус солдатын коралландыру һәм кораллану тарихы буенча Раифа махсус училищесында тәрбияләнүчеләр өчен лекция үткәрде.

Лекция, I Бөтендөнья сугышыннан башлап, формадагы үзгәрешләрнең төп төрләрен үз эченә ала.

Форма тарихы аша балаларны I бөтендөнья сугышындагы кебек үк, Гражданнар, Бөек Ватан, Әфганстан, Чечня һәм хәзер Махсус хәрби операция батырлыгы тарихы белән таныштыра алдылар. Безнең ил солдатларының формада, җиһазларында барлыкка килгән төрле детальләргә басым ясалды. Әмма лекциянең төп фишкасы балаларның коралларны киеп карауларында һәм корал тотып карауларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International