«Ярдәм» мәчете имамы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов «ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең утыз еллыгы» истәлекле медале белән бүләкләнде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңа җәмгыять файдасына күпьеллык тырыш хезмәте өчен мактау билгесен тапшырды.
Илдар хәзрәт Баязитов Пленумда һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы утырышында катнашты, чарада шулай ук мөфти урынбасарлары, казыйлар, имам-мөхтәсибләр һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык эшчәнлек юнәлешләре җитәкчеләре катнашты.
Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәислегендә узды.