14 декабрьдә «Ласка» приютындагы «Ягымлы кунак» кысаларында Әгерҗе муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе урынбасары Марат Хафизов һәм социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният буенча даими комиссия җитәкчесе Равия Лутошкина булдылар.
Алар тәрбияләнүчеләрнең тору шартлары белән таныштылар, балалар кунакларга хезмәт остаханәләрендә әзерләгән эшләнмәләрен күрсәттеләр.
Равия Фәррахиевна балаларга үзенең хезмәт юлы турында сөйләде, балаларга кыенлыклардан курыкмаска, аларны җиңәргә, рухларын төшермәскә өйрәнергә, үзләрен яхшы, акыллы дуслар һәм кешеләр белән чолгап алырга киңәш итте.
«Тормышта күп нәрсә әйләнә-тирәгә, җиңүләргә эчке карашка бәйле!» - дип нщтиьщ ясады кунак.
Алар тәрбияләнүчеләргә уңышлар, яхшы кәеф теләделәр һәм татлы бүләкләр белән сөендерделәр.