Яр Чаллы шәһәренең Волейбол федерациясе «Синең волейбол» профилактик чаралар комплексы» проектын гамәлгә ашыра

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллыда студентлар арасында волейбол буенча «Синең волейбол» профилактик чаралар комплексы» проекты кысаларында ярышлар тәмамлана.

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе коммерцияле булмаган оешмаларга балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга «Татарстан Республикасы халкы арасында наркоманияне профилактикалау» номинациясендә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар конкурсында җиңүче булды.

Урта махсус уку йортлары студентлары арасында узган ярышларда барлыгы 9 егетләр командасы һәм 8 кызлар командасы катнашты. Югары уку йортлары арасында 4 егетләр командасы һәм 3 кызлар командасы катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча урта махсус уку йортларында укучы егетләр арасында финалга В,Д, Поташов исемендәге техник көллият һәм политехник көллият чыкты, урта махсус уку йортларында укучы кызлар арасында финалга индустриаль-педагогика көллияте һәм Яр Чаллы технология техникумы чыкты.

Финаллар 18 декабрь 10:00 сәгатьтә 11нче Олимпия резервы спорт мәктәбендә узачак.

  • 10.00: В.Д. Поташов исемендәге техник көллият – Педагогик көллият (егетләр)
  • 11.00: ИНПЕКО көллияте - НТТ (кызлар)
  • 12.00: НЧИ КФУ – НГПУ (югары уку йортлары арасында СУПЕРФИНАЛ)
  • 13.00 - Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.

Ярышлар Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе җирле иҗтимагый оешмасы тарафыннан, шәһәр Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсе, 11 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Шәһәр студентлар советы, «Нур» яшьләр үзәге, шулай ук «Союз-Регион» дәүләт корпорациясе генераль директоры, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Ляпунов Андрей Владимирович ярдәмендә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International