13 сентябрьдә ТР муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары рәисләре «Айда с нами верхом!» «Детям» Татарстан Республикасы хәйрия иҗтимагый оешмасының «Айда» иппотерапия һәм адаптив ат спорты ресурс үзәге (Казан шәһәре) проекты белән таныштылар, ул 2022 елда «Татнефть» хәйрия фондының «Игелеклелек энергиясе» социаль инициативалар конкурсында җиңүче булды.
Проект адаптив атта йөрү - иппотерапия белгечләре өчен белем бирү тизләткече булып тора. Татарстан Республикасының Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм ресурс үзәге белән һәм милли иппотерапия һәм адаптив ат спорты федерациясе катнашында гамәлгә ашырыла.
Проектның белем бирү программасы Милли иппотерапия һәм адаптив ат спорты федерациясенең әйдәп баручы экспертлары катнашында формалаштырылган. Укулар узу өчен Әлмәт, шулай ук Татарстан Республикасының башка муниципаль районнары белгечләре чакырыла. Белгечләр адаптив атта йөрү буенча белгечләр буларак, үзләренең квалификацияләрен күтәрү, белемнәрен практикада ныгыту мөмкинлегенә ия булачаклар. Алар эшкуарлык эшчәнлеген оештыруның яңа инструментлары белән танышачаклар, бу аларга күбрәк балалар һәм башка максатчан төркемнәргә (өлкән яшьтәге затлар, тәрбиягә алган гаиләләр һ.б.) иппотерапия буенча хезмәтләр күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Уку һәм эшлекле аралашу нәтиҗәләре буенча ТРда адаптив атта йөрү-иппотерапияне үстерүнең бердәм максаты итеп берләштерелгән Татарстан Республикасы иппотерапевт – белгечләренең Пилот төркеме формалашачак.
Проектның актуаль программасы белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://drive.google.com/drive/folders/10FF8d2eyijGs6lV1CcDR8C2j_K0pzRWd?usp=sharing
Гамәли дәресләргә язылу: https://forms.gle/wqjQkbpgM59rLdds7
Укыту программасына кушылу өчен (бушлай) форма буенча гариза җибәрергә кирәк: https://forms.gle/oXrpBpTTTZz1KKM27
Әлмәт шәһәренә кадәр бару һәм анда яшәү өчен укучылар мөстәкыйль түлиләр, 1 һәм 2 октябрь көннәрендә катнашучылар өчен төшке аш– бушлай.
Проект һәм бизнес программасы координаторы:
Юсыпей Галина Александровна +7 927 030-59-05, deti116.pr@mail.ru
Менеджер: Әминова Әлфия +7 919 143-32-41, deti116.pr@mail.ru
«Айда» сайты: https://centraida.ru