Татарстаннан Белгородка 20 тонна гуманитар ярдәм киткән – Казанның «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Кызыл Хач уртак акциягә әнә шундый нәтиҗә ясады.
17 000 памперс, 8 000 рулон бәдрәф кәгазе, 4 000 сабын, йөзләгән банка тушенка һәм ярмалар, савыт-саба, кием-салым, гигиена кирәк-яраклары һәм башка бик күп нәрсәләр. Гомуми авырлыгы 20 тонна чамасы булган гуманитар посылка Казаннан Белгородка җибәрелә, анда бүгенге көндә качаклар буенча бик катлаулы хәл күзәтелә. Үз йортларыннан китәргә мәҗбүр булган Луганск халык республикасында яшәүче 10 000 тирәсе кеше хәзер Белгород өлкәсе территориясендә урнашкан. Җирле хәйрия инфраструктурасы өчен-көчтән килмәгән эш. Россия Кызыл Хач оешмасы ярдәм сорап Казан хәйрия фондына мөрәҗәгать итте. Посылканы бөтен дөнья белән җыйганнар, гади гражданнар да, Дәүләт Советы депутатлары да катнашты.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов шәрехли: безнең фонд элегрәк тә илнең башка төбәкләренә, аерым алганда, гадәттән тыш хәлләр вакытында, гуманитар йөкләр җыелма командаларын җибәрә иде. Әмма бу Кызыл Хач белән уртак эшнең беренче очрагы, һәм бергә эшләү генә түгел, ә дөньядагы иң зур гуманитар оешманың турыдан-туры ихтыяҗы буенча эшләү. Донецк халык республикасына һәм Луганск халык республикасына хәзер зур күләмдә ярдәм күрсәтелә, ә Белгород көндәлек медиаповесткадан бераз «төште». Анда да хәл катлаулы: төрле чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, 10-12 мең качак бу территориядә «эләгеп калганнар». Чагыштыру өчен, Татарстанга 1,5 меңгә якын кеше килгән, һәм монда алар кирәкле бөтен нәрсәне алалар, шул исәптән безнең фондтан да. Әмма бу бик яхшы үсеш алган социаль өлкәле өч миллионлы республика, Белгородның халкы - 300 мең кеше, һәм җирле хәйрия инфраструктурасы өчен качакларның саны – көчтән килмәс күрсәткеч. Без Кызыл хач белән бергә Белгород өчен ярдәм җыюны игълан иткәч, республика халкы бик тиз җавап бирде. Ризык, кием-салым, гигиена чаралары һ. б.көн саен посылкалар Татарстанның төрле районнарыннан, Дәүләт Советы депутатларыннан, хезмәт коллективларыннан һәм гади гаиләләрдән килгән. 20 тоннага якын, ягъни көнгә 500 кг чамасы җыйдык-бу бик күп. Акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт әйтәсе килә. Шулай да бәладә булган кешеләргә ярдәм итәргә әзер булу - безнең милли характердагы төп һәм иң көчле сыйфатыбыздыр, мөгаен.
Гуманитар йөк белән фура Белгородка 15 июльдә китте.