ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Королев ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында катнашты

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

7 июньдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар берничә контроль мәсьәләләрне һәм закон проектларын карадылар.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин «Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» ТР Законын куллану мониторингы һәм анализы турындагы мәсьәләне тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, закон кеше һәм гражданның гарантияләнгән хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

2020 елдан 2022 елның 23 мартына кадәр 2,4 мең хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган. 2021 елда Казанда гражданнарның тынычлык һәм тынлык мәсьәләләре белән бәйле 137 мөрәҗәгать теркәлгән.

«ТР Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тыныч сәгать» билгеләү үтенече белән гражданнар мөрәҗәгатьләре даими рәвештә килә. Россия Федерациясенең 25 субъектында инде шундый норма бар», – диде Шакир Яһудин һәм «төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында» ТР Законына 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр «тыныч сәгать» билгели торган үзгәрешләр әзерләү мәсьәләсен өйрәнергә тәкъдим итте.

Комитет тиешле бәяләмәне кабул итте.

Комитет утырышында «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә ТР Законнарын гамәлгә ашыруның барышы турында» гы мәгълүмат белән гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады.

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән берлектә әзерләнгән «РФ Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында» Федераль закон проектын РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим итте.

Закон проекты нигезендә, күрсәтелгән җинаятьләр өчен җәза иң түбән чигеннән кимрәк билгеләнә алмый яки тиешле статьяда каралган җәзаның йомшаграк төре билгеләнә алмый дип билгеләргә тәкъдим ителә. 

Комитет ТР Дәүләт Советына «Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 64 статьясына үзгәреш кертү турында» Федераль закон проектын РФ ФҖ Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советының закон чыгару инициативасын хупларга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International