Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Һәр сишәмбе көнне ТР Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бинасында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итә. Шулай итеп, бу сишәмбе дә гражданнарның игътибарыннан читтә калмады. Мөрәҗәгать итүчеләрне психиатрия хастаханәсендә туганнарын тоту шартлары, төзәтү колонияләрендә җәза чараларын йомшарту һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән гражданнарга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре кызыксындырды.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең барлык сораулары да тикшерүгә алынды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге белән берлектә мәҗбүри тоту урыннарында булган затларны ресоциальләштерү һәм рецидив җинаятьләрне кисәтү буенча эш алып бара.

Гражданнарны Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары, Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге башкарма директоры Илнур Сатдинов кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International