Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының 15 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары инициативасы белән 2021 елның 8 декабрендә муниципаль берәмлекләрнең тотрыклы үсешендә граждан җәмгыяте институтларының урынын һәм ролен өйрәнүгә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Чара муниципаль берәмлекләрнең тотрыклы үсешендә граждан җәмгыяте институтларының урынын һәм ролен өйрәнүгә багышланган иде. Шулай ук җирле берләшмәләрнең инициативаларын үстерү, халыкны территорияләрне үстерү проектларына җәлеп итү методологиясе, коммерцияле булмаган оешмаларның проект культурасын үстерү һ. б. буенча фикер алыштылар.
Анда 20дән артык кеше катнашты: республика муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары вәкилләре, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлар, коммерцияле булмаган сектор вәкилләре, шулай ук Мәскәү, Псков, Бурятиядән чакырылган кунаклар. Дискуссиянең модераторы - ТР Иҗтимагый палатасы эксперты, профессор Олег Агапов.
Фикер алышуда катнашучыларны ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе рәисе урынбасары Ирина Александровская сәламләде. Ул шәһәр районнары һәм муниципаль районнар үсеше күп төрле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеге белән бәйле, аларның әгъзалары, кагыйдә буларак, актив гражданлык позициясендә торалар, инициатива һәм җаваплылык күрсәтәләр, дип белдерде.
Дискуссиянең концептуаль дәрәҗәсен биргән беренче докладны Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе идарәсе рәисе, РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү советы әгъзасы Иван Цецерский ясады. Ул милли проектларны гамәлгә ашыруда җирле үзидарә органнарының бурычлары, методлары һәм формалары турында да сөйләде.
«Евразия мониторингы» директоры, ЦИРКОН социология үзәге җитәкчесе Игорь Задоринның икенче доклады аналитик характерда иде, чөнки соңгы унъеллыкта шәһәрләрдән авылга күчерү векторын биргән кешеләр арасында социологик сораштырулар интерпретацияләүгә кагылышлы иде.
Алга таба эчке туризмны, авылда үзмәшгульлекне үстерүнең күп санлы практикалары турында Елена Ширибон (Бурятиядән) һәм Рамил Миңнеханов (Татарстан) сөйләделәр.