«ТКХ Ликбез» темасына коммерцияле булмаган оешмалар өчен укыту семинары

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында коммерцияле булмаган оешмалар өчен «ТКХ Ликбез» темасына Zoom – семинар булачак.

Укуларны ТКХ өлкәсендә эксперт – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» ассоциациясе башкарма директоры Дмитрий Романов үткәрәчәк.

Эксперт коммерцияле булмаган оешмаларга күпфатирлы йорт милекчеләренең хокуклары һәм бурычлары, торак милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрү кагыйдәләре, күпфатирлы йортта гомуми милек, күпфатирлы йорт Советы һәм аның Рәисе, күпфатирлы йорт белән идарә итү ысуллары турында сөйләячәк. Ул торак һәм коммуналь хезмәтләр, энергияне сак тоту, фактура буенча исәп-хисап ясау һәм ТКХ өлкәсендәге законнардагы актуаль үзгәрешләр турында аңлатмалар бирәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.

Семинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfqspEAXRB3U3KMna4253YlbQE56lgA8p7mMAxuD4eIFl3XRg/viewform?vc=0&c=0&w=1&flr=0.

Теркәү формасында күрсәтелгән электрон адреска Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Zoomга тоташтыру өчен сылтама җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International