"Мин яратам сине, Татарстан" республика видеороликлар конкурсы

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы 2021 елның 30 ноябрендә «Мин яратам сине, Татарстан» дип аталган видеороликлар конкурсы игълан итте. Конкурс «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Видеоны төшерә яки монтажлый беләсезме, ә бәлки сез социаль челтәрләрне яратасызмы? Ул чакта бу бәйге сезнең өчен!

Үз республикагызны ни өчен яратуыгыз, аның сезнең өчен нинди кыйммәткә ия булуы һәм Татарстан турында кунакларга ниләр сөйләр идегез, шул турыда видеоролик төшерегез. Татарстанны нәрсәдән башка күз алдына китерә дә алмавыгыз турында видеода ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләргә тырышыгыз. Шундый шәхси тәэсирләрдән һәм тарихлардан республика, аның кешеләре, истәлекле урыннары һәм башка бик күп нәрсәләр турында уникаль хикәя килеп чыгарга мөмкин. 

Видеоролик өчен ике форматның берсен сайлагыз:

Беренчесе - өч минутка кадәр;

Икенчесе - бер минутка кадәр.

Видеороликларыгызның оригиналларын MPEG4 яки AVI форматында 17 декабрьгә кадәр электрон адреска җибәреге: oprt.tatar@yandex.ru . Социаль челтәрләрдә эшләрегезне урнаштырганда аккаунт ачык булуын тикшерегез һәм түбәндәге хэштегларны күрсәтергә онытмагыз: #МинЯратамСинеТатарстан #Годныхязыкрт #15летОПРТ.

Анда теләге булган һәр кеше яки теләсә кайсы иҗади коллектив катнаша ала. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Җиңүчеләрне 2021 елның 24 декабрендә билгелиячәкләр. Конкурсның гомуми приз фонды 540 мең сум. Видеороликларның һәр форматында өч җиңүчене билгелиячәкбез: 1 урын – 120 мең сум; 2 урын – 100 мең сум; 3 урын – 50 мең сум.

"Мин яратам сине, Татарстан" видеороликлар республика конкурсы нигезләмәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International