29 ноябрьдә Татарстан Республикасының ТКХ контроле белгечләре Әлмәт шәһәрендә КФЙ милекчеләре, йортлар Советлары, ИК һәм торак милекчеләре ширкәтләре өчен укыту семинары үткәрделәр.
Семинар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләргә: законнардагы үзгәрешләр, ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль, идарәче оешмалар белән үзара хезмәттәшлек һәм юридик практикага багышланган иде. Укуларда барлыгы 50 кеше катнашты.
Экспертлар халык һәм идарәче оешмалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Үзәкнең юристы Зоя Куклина ТКХ ГИС системаларында эшләү буенча аңлатмалар бирде, ТКХ өлкәсендәге юридик практиканы яктыртты. Коммуналь мәсьәләләр буенча белгеч Татьяна Емельянова торак милекчеләренә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кагыйдәләре турында сөйләде.
Үзәкнең башкарма директоры Дмитрий Романов идарәче оешмаларга гражданнар мөрәҗәгатьләре белән ничек эшләргә, торак милекчеләре мөрәҗәгать иткән иң еш мәсьәләләр турында сөйләде. Эксперт күпфатирлы йортларның милекчеләренә идарәче оешмалар белән үзара бәйләнештә сораулар һәм проблемалар туганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.
Семинар тәмамланганнан соң экспертлар сорауларга җавап бирделәр.



.jpeg)