26 ноябрьдә "Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе" "Фәрештә канатлары" акциясен уздыра

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

26 ноябрьдә «Мәскәү шәһәренең күп балалы гаиләләре берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы "Фәрештә канатлары" акциясен уздыра — бөтен ил буенча күп балалы гаиләләрнең балалары Россиянең 70тән артык төбәгендә Әниләр көненә рәсем ясаячак.

Балалар үзләренең сакчы фәрештәсен ясаячаклар. Акция Әниләр көне алдыннан очраклы гына үткәрелми: билгеле булганча, фәрештәләр әни кебек үк — игелек, мәхәббәт, яклау һәм коткару символы. Шуңа күрә акциядә катнашучыларның күбесе нәкъ менә әниләрен ясый.

Акция 2014 елдан башлап Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл хәер-фатихасы белән үткәрелә.

Акциянең амбассадоры - Россия рәссамы, Россия Сәнгать академиясе әгъзасы, РФ атказанган рәссамы Никас Сафронов.

Мәскәүдә акция традицион рәвештә коткаручы Мәсих храмында узачак.

Анда катнашу өчен бөтен Россия буенча иҗтимагый оешмалар һәм храмнар мәхәлләләре чакырыла.

Рәсми сәхифә https://многодетные-семьи.рф/krylya_angela.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International