"Мәрхәмәтле исемең синең, әни" акциясе

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Ана кулларының җылысын белгән кеше - дөньяда иң бәхетле кеше!

Ә әни - ул иң яхшы дус!

Бу сүзне сакла - анда йөрәк тибеше - «әни» дигән иң изге кыска сүз.

Тиздән бөтен хатын-кызлар бәйрәме булачак!

«Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы "Мәрхәмәтле исемең синең, әни" Бөтенроссия акциясе башлану турында игълан итә.

Әниләргә котлаулар теләсә кайсы төрдә тәкъдим ителә ала: шигырьләр, проза, җыр, бию, рәсем, үз кулларың белән бүләк... Иң мөһиме - әниләргә йөрәк түрендә булган җылы хисләрегезне белдерү!

Акциядә катнашу өчен, 2021 елның 28 ноябренә кадәр (бу көнне дә кертеп) #Имятвоемама #ДеньМатери #116 #силавдетях хэштегы белән әниләр өчен пост - котлау урнаштырырга кирәк.

Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Акциядә катнашучылар, үз котлауларын социаль челтәрдә урнаштырып, аларны коммерцияле булмаган рәвештә традицион кыйммәтләрне рекламалауда кулланырга рөхсәт бирә. Куллану хокукы «Әтиләр берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасында кала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International