«Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының юридик хезмәте авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә төрле мәсьәләләр буенча даими консультацияләр бирә.
Ноябрьдә юристларның эш расписаниесе:
- Атна саен пәнҗешәмбе 10.00-12.00 гомуми мәсьәләләр буенча юрист консультациясе.
- 19 ноябрь 10.00-12.00 гаилә мәсьәләләре буенча юрист консультациясе. Кабул итүне гаилә-хокук бәхәсләрендә алты елдан артык уңышлы тәҗрибә туплаган белгеч, «Верикон» компаниясе директоры, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова алып бара. Ул аерылышу, милекне бүлешү, никах контракты, балалар һәм алимент турындагы бәхәсләр, ата булуны билгеләү һәм башка сорауларга җавап бирәчәк.
- 30 ноябрь 10.00-12.00 ТР Росреестрыннан һәм кадастр палатасыннан милек сораулары буенча Консультация. Юристлар күчемсез милекне милеккә рәсмиләштерү, сату-алу, бүләк итү һәм башка сораулар белән ярдәм итәчәкләр.
Кабул итү онлайн яки фондта Калинин ур., 3 адресы буенча уза. Консультациягә язылу өчен алдан 236-65-61 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
.jpg)