Эксперт төркемнәре составына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының наркоманиягә һәм алкоголизмга каршы эш төркеме вәкилләре: эш төркеме җитәкчесе, «ТРЕЗВЕНИЕ» Казан епархия җәмгыяте рәисе Владислав Аркадьевич Юферов (ул дини берләшмәләр белән эшләү буенча экспертлар төркеменә керә) һәм эш төркеме әгъзасы, профессор, КГМА психотерапия һәм наркология кафедрасы мөдире Анатолий Михайлович (ул медицина буенча экспертлар төркеменә керә).
РФ Дәүләт Думасының «Аеклык һәм сәламәт яшәү рәвеше» Эксперт советы рәисе – Бурляев Николай Петрович, РФ ФҖ Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары, Россиянең халык артисты.
РФ Дәүләт Думасы каршындагы «Аеклык һәм сәламәт яшәү рәвеше» Эксперт советы рәисе урынбасары – Маюров Александр Николаевич, педагогика фәннәре докторы, Халыкара аеклык академиясе (МАТР) Президенты, Россия Язучылар берлеге әгъзасы.
Экспертлар советына илдә аек һәм сәламәт яшәү рәвешен алга җибәрү белән актив шөгыльләнүче җәмәгать эшлеклеләре, сәяси эшлеклеләр, белгечләр керде.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Фракцияара комиссиясе «Аеклык – гражданлык җәмгыяте сәламәтлеге» дигән резолюция кабул итте.
Резолюция 2021 елның 29 октябрендә РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм РФ Дәүләт Думасының «Аеклык һәм сәламәт яшәү рәвеше» Эксперт советы әгъзалары катнашында түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 11 августында «Казан Аеклык җәмгыяте» оешуына 130 ел тула.
.jpg)

