Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты Премиясе лауреатларын бүләкләде. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Конкурс 2021 елның 16 августыннан 9 сентябренә кадәр узды. Премиягә дәгъва кылучыларны тәкъдим итү Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, Татарстан министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре каршындагы Иҗтимагый советлар тарафыннан гамәлгә ашырылды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, премия лауреатлары республиканың иҗтимагый хәрәкәте үсешенә саллы өлеш кертәләр:
"Хөрмәтле тантанада катнашучылар! Без җиденче тапкыр гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премияләр тапшырабыз. Быел лауреатларны бүләкләү тантанасы Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән. Бу бәйрәм күпмилләтле илебез тормышында мөһим әһәмияткә ия, җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра.
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында без республиканың иҗади үсешендә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм гражданлык татулыгын саклауда гражданнар җәмгыяте институтларының югары ролен билгеләп үтәбез. Пандемия нәтиҗәләрен җиңеп чыгуда һәм кешеләргә ярдәм күрсәтүдә иҗтимагый берләшмәләрнең роле бәяләп бетергесез.
Шунысы куанычлы, элекке кебек үк, премиягә конкурс җәмәгатьчелекнең шактый активлыгы белән үткәрелде. Бу ел лауреатлары безнең республикада яхшы билгеле. Любовь Николаевна Мишина “Россия Пенсионерлар берлеге»ндә актив социаль-белем бирү эшен алып бара. 2007 елдан биредә "Өченче буын университеты" проекты тормышка ашырыла, аның ярдәмендә 80 мең өлкән яшьтәге граждан өстәмә белем алды һәм компьютер грамоталылыгы курслары узды.
Азат Гайнетдинов "Кеше приюты", "Социаль патруль" проектларын, "Трудяги.РФ" порталын, шулай ук элеккеге тоткыннарны ресоциальләштерү программаларын булдырган. Бүген аларга тәкъдим ителгән эш методикалары Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә кулланыла.
Премия тарихында беренче тапкыр бүләкләүгә Александр Коноплев, Илья Прокофьев һәм Рәфыйк Сәлахиев йөзендәге гражданнар төркеме тәкъдим ителде. Алар тарихи хәтерне саклау турында кайгыртучы, тарихны кадерләүче һәм аны яшьләр өчен якынайтучы кешеләр. Алар катнашыннан башка "Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе", "Хәтер Маршы", "Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәге" кебек масштаблы проектлар тормышка ашмас иде.
Бүген без "Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе" н бүләклибез, ул барлык халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу кыйммәтләрен эзлекле рәвештә яклый. Аның составына республика милли-мәдәни мохтариятләренең 30 яшьләр берләшмәсе вәкилләре керә.
"Балаларда көч" Хәйрия фонды мөмкинлекләре чикләнгән балаларга мөһим социаль хезмәтләр күрсәтә.
"Закал" инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль - тернәкләндерү хезмәтләре белән тәэмин итә, инвалидлар өчен эш урыннары булдыру һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның цифрлы грамоталылыгын арттыру буенча эш алып бара.
"Идел буе "УМАЙ" гаилә академиясе" психологик-педагогик эшнең иң алдынгы технологияләрен кулланып, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча җитди эш алып бара.
Премия шулай ук "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фондына да бирелә, аларның эшчәнлеге татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә. Фонд программалары аша бер ел эчендә Татарстан һәм Россия төбәкләреннән генә түгел, ә чит илләрдән дә 25 меңнән артык катнашучы уза.
Кадерле дуслар! Сез тормышка ашыра торган проектлар зур иҗтимагый әһәмияткә ия. Чын күңелдән сезне лаеклы бүләкләр белән котлыйм һәм киләчәктә дә уңышлар телим".
Аннары Рөстәм Миңнеханов премия лауреатларына мактау билгеләре һәм дипломнар тапшырды.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Президенты премиясе 2015 елда гамәлгә куелды. Аның лауреатлары булып ел саен социаль юнәлешле коммерцияле булмаган секторны үстерүгә зур өлеш керткән, гражданлык җәмгыяте өлкәсендә югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар ; Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә шактый күп еллык шәхси өлеш керткән гражданнар тора.
2015 елдан 2020 елга кадәр премиягә 15 танылган җәмәгать эшлеклесе һәм Татарстан Республикасының 24 коммерцияле булмаган оешмасы лаек булды.
