«Игелекле эшләр көне» фонды Яшь тамашачылар театры белән берлектә «Чикләрсез Театр» проектын өченче ел тормышка ашыра. Ул бер үк вакытта сәламәт тамашачылар өчен дә, инвалидлар өчен дә спектакльләрне карау мөмкинлеген бирә.
Күрү сәләте начар булган тамашачыларга тифлокомментатор наушниклар аша сәхнәдә барган вакыйгаларны сурәтли (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерлар гамәлләре), ә сурдотәрҗемәче начар ишетүчеләргә ишарәләр теле ярдәмендә барысын да «ишетергә» ярдәм итә.
«Чикләрсез Театр» кысаларында 6 спектакль җайлаштырылган: «Дикий», «Молодильные яблочки», «Маленький принц», «Оскар Розовая мама», «Джельсомино в Стране Лжецов» һәм «Господин Ибрагим». Ел башында проект «Хәйрия һәм корпоратив социаль җаваплылык» номинациясендә Идел буе федераль округының «Көмеш укчы» X региональ премиясе җиңүчесе дип танылды. Проект эше барышында 500дән артык начар күрүче һәм начар ишетүче тамашачылар махсус спектакльләр карадылар.
Ноябрь аенда проект спектакльләрен күрсәтү:
10 ноябрь 18.30 - "Господин Ибрагим"
20 ноябрь 13.00 - "Молодильные яблочки"
Сәламәтлекләре чикләнгән тамашачылар өчен ташламалы билетлар сатып алу мәсьәләсе буенча телефон аша мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз+7 (987)-211-37-47.
Фондка проектны тормышка ашыруда «Сукырлар өчен республика махсус китапханәсе» һәм Добро Mail.Ru сервисы ярдәм итә.