«Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: 2020нең чынбарлыгы һәм унъеллык көн тәртибе» XIX Гомумроссия форумы кысаларында «Социаль инновацияләр экосистемасын үстерү: коммерцияле булмаган оешмалар, социаль эшкуарлык һәм университетлар» дигән түгәрәк өстәл узды.
«Миртех» ДК башкарма директоры Владимир Харченко грант, иҗади һәм субсидия конкурслары процедурасын цифрлаштыру, федераль, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә алымнарны унификацияләү турында сөйләде. Компаниянең эшләнмәләре базасында 2021 елда Президент грантлары фонды тарафыннан РФ Хөкүмәте грантлары төбәкләре өчен бердәм платформа эшли башлады. Бу федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге процедураларны синхронизацияләргә мөмкинлек бирде. «Миртех» компаниясе муниципаль дәрәҗәдәге шундый ук платформалар эшләтеп җибәрү, шулай ук инициативалы бюджет системасын кертү мәсьәләсен күтәрүне планлаштыра. Алар ярдәмендә төбәк һәм муниципаль бюджетларның нәтиҗәлелеген краудфандинг һәм эре компанияләрнең корпоратив социаль җаваплылыгы программалары аша социаль проектлар авторларын актив җәлеп итү хисабына арттырырга мөмкин. Моннан тыш, компания Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән берлектә субсидияләр бүлү өчен болытлы платформа булдыру өстендә эшли.
"Быел «Миртех» компаниясе «2020-2021 стратегияләр форумы»ның мәгълүмати партнеры булды. Форум мәйданчыгында илдә социаль инновацияләр үсеше турында фикер алыштылар. Безнең өчен, технологик компания буларак, Россиядә грантлар һәм субсидияләр бирү өлкәсендә барлык процессларны цифрлаштыруга ярдәм итү мәҗбүри булып тора. Президент грантлары фондындагы коллегалар белән бергә без, технологик партнерлар буларак, төбәкләрдә конкурсларны цифрлаштырабыз. Бу бик зур эш, һәм без якын арада заманча цифрлы технологияләрне муниципаль дәрәҗәдә куллану мөмкинлеген бирергә тырышабыз. Без акча һәм ресурсларның хәтта авыл җирендә яшәүчеләргә дә аларның тормышын яхшырак итү һәм яңа социаль проектлар һәм инновацияләрне гамәлгә ашыру өчен барып җитүен телибез", - дип сөйләде» "Миртех" компаниясе башкарма директоры Владимир Харченко.
Чарада Президент грантлары Фонды генераль директоры Илья Чукалин, «Миртех» компаниясе башкарма директоры Владимир Харченко, Югары икътисад мәктәбенең социаль-икътисади проектлау институтының социаль өлкәдә инновацион экосистемалар үзәге мөдире Владимир Вайнер, «Квалификацияләрне үстерү милли агентлыгы» АКБО генераль директоры, Югары икътисад мәктәбенең социаль-икътисади проектлау институты директоры Артем Шадрин, Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы директоры, РФ Иҗтимагый палатасының Коммерцияле булмаган секторны үстерү һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү комиссиясе рәисе Елена Тополева-Солдунова катнашты.