30 октябрьдән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының эше турында

2021 елның 29 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» 2021 елның 28 октябрендәге 1006 номерлы карары белән бәйле рәвештә түбәндәгеләр хәбәр итәбез:

2021 елның 30 октябреннән COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнмәгән яки соңгы алты ай эчендә әлеге авыруны кичермәгән 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә яшәү урыннарыннан санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы китү тыела.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы территориясендә 18 яшьтән өлкәнрәк килүчеләргә керү  бары тик QR-кодлы килүчеләр өчен генә рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International