Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы коммерцияле булмаган оешма Йортында «Иң яхшы табиб син үзең!» сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча укыту курслары программасы тормышка ашырыла. 2021 нче елның 20 нче октябрендә «Йөткерүдән, томаудан һәм салкын тиюдән даруларсыз гына дәвалану һәм профилактика» дип аталган дәресләр узды.
Галимнәр фикеренчә, кешеләрнең сәламәтлеге 20% населдән, тагын 20% әйләнә-тирә мохит йогынтысыннан, 10% алына торган медицина хезмәтеннән һәм калган 50 % кешеләрнең яшәү рәвешеннән гыйбарәт.
«Иң яхшы табиб син үзең!» курсы катнашучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып бару, профилактика һәм авыруларны булдырмау серләре белән таныштыра. Дәресләр нигезендә дөнья бестселлеры ята: «Нигә без авырыйбыз һәм ничек сәламәтлекне үзлегеннән авыру белән көрәшү механизмын эшләтеп җибәрергә».
«Яз көне без һичшиксез бавырга ярдәм итәргә тиешбез, эссе җәйдә безнең игътибарыбызга һәм ярдәмебезгә Йөрәк мохтаҗ, аеруча да игътибарыбыз көз көне үпкәләргә, ә кыш көне исә Бөергә юнәлтелергә тиеш» дип сөйләде дәресләр җитәкчесе Владимир Семенович Бурдейный.
Дәресләр Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы коммерцияле булмаган оешма Йортында оештырыла. Киләсе дәресләр ноябрь аенда 8 нче Март урамы, 18 Б йортында узачак.
Чараларны Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы ярдәме белән «Азамат» Казан шәһәр иҗтимагый фонды оештыра.


