Го буенча Европа беренчелеге

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

18 илдән 133 спортчы катнашкан Европа беренчелегендә тәмамланган балалар-яшүсмерләр арасында Европа беренчелегендә Россия уенчылары феноменаль нәтиҗә күрсәттеләр, 9 призлы урынның 6сын яуладылар. Ярышлар онлайн режимында, өч яшь категориясендә узды. 12 яшькә кадәрге категориядә казанлылар Руслан Тарасов һәм Артур Гыймадиев “көмеш” һәм “бронза” яуладылар. Әле күптән түгел генә 12 яшь тулса да, 16 яшькә кадәрге егетләр арасында 5 урынны алган Әскәр Хөсәеновны да билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International