«Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Изге эшләр көне» фонды өстәмә кабул итү пункты ачты

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

9 нчы октябрьдан шәһәрдә яшәүчеләр «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан махсус контейнерларга элек кулланган, әмма яхшы хәлдәге киемнәрен тапшыра ала. 

«Безнең өчен “Парк Хаус” ның сәүдә үзәге булуы гына түгел, ә шәһәрлеләрнең дуслары һәм гаиләләре белән күңелле вакыт уздыру урыны булуы да мөһим. “Синең турыда кайгыртучы Парк Хаус» шигаресе дә шуның турыда. Бүгенге көндә безнең кунаклар экология турында кайгырта һәм башкаларга ярдәм итә - яхшы хәлдәге киемнәрен алып килеп тапшыра ала. Без мондый ихтыяҗның барлыгына инандык. Бер атна элек фонд парковкада махсус акция оештырды, үз карамагындагылар өчен ике тонна җылы кием җыеп алды. Шул сәбәпле контейнерларны даими рәвештә урнаштыру буенча шөбһәләр тумады» дип белдерде «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу үзәге идарәчесе Станислав Радченко.

Җыелган әйберләр Россиядә кабул итү, эшкәртү һәм элеккеге кулланылышта булган киемнәрне тарату буенча системалы эшли торган иң зур пунктларның берсе . Алар “Яхшы куллар” хәйрия склады проекты кысаларында «Изге эшләр көне» фонды карамагында булган кешеләргә тапшырылачак. 

«Ел саен безнең складтан өс һәм аяк киемнәрен, көнкүреш техникасын, башка кирәк-яракларны бушлай 12 000 кеше ала. Хәзер Казанда ике кабул итү пунктына өстәмә яңа бер урын барлыкка киләчәк, ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә үзенә кием сатып ала алмаучыларга ярдәм итеп булачак. Без складта кабул итү өчен өстәмә пункт оештыруда ярдәм итүләре өчен «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу үзәге командасына һәм фонд дусларына рәхмәт әйтәбез, аларның ярдәме белән күп кеше түләүсез әйберләтә ярдәм ала алачак», дип сөйләде «Изге эшләр көне» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов.

«Яхшы куллар» кабул итү пунктлары шулай ук түбәндәге адреслар буенча эшли: Калинина урамы, 3 нче йорт һәм Восстание урамы, 59 нчы йорт. Контейнерлар «Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу үзәгенең 1 не катында үзәк керү җиренең сул ягында урнашкан. Склад балалар һәм олылар өс, аяк киемнәрен, җиһазлар, китаплар, төзекләндерелгән көнкүреш техникасы, савыт-саба, балалар кирәк-яраклары (коляскалар, кроватлар һ.б.), мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайланмалар (ходунки, инвалидлар өчен креслолар һ.б.), көнкүреш химиясе, аерым складларда сакланылмый һәм саклау өчен махсус шартлар таләп ителми, озак сакланыла торган азык-төлек һ.б. 

Җыела торган әйберләргә карата таләпләр: чиста һәм яхшы сыйфатлы, төсе, размеры һәм фасоны әһәмиятле түгел.

Аларның «Изге эшләр көне» фонды Калинин урамы 3 нче йорт буенча, эш көннәрендә сәгать 10:00 18:00 кадәр тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә түләүсез әйберләтә ярдәм күрсәтә. Ярдәм алу өчен үзегез белән паспорт алып килергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 236-65-61. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International