Казанда Коррупциягә каршы иң яхшы видеоролик конкурсы старт ала

2021 елның 8 октябре, җомга

Казанда 7 октябрьдән 9 декабрьгә кадәр балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм контроль һәм коррупциягә каршы эш Идарәсе тарафыннан оештырылган «Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы видеоролик» конкурсы узачак. Конкурста мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшьләрнең эшләре катнаша.

Конкурс берничә этапта үткәрелә. Беренче, 7 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул ителә. Аларны карап тикшергәннән соң видеороликлар сайтта урнаштырылачак.

Икенче этапта онлайн-тавыш бирү уздыру планлаштырылган. Ул 12 ноябрьдә 11: 00дән 29 ноябрьнең 11: 00гә кадәр узачак.

Икенче көнне, 30 ноябрьдә, оештыручылар арадаш нәтиҗәләр ясаячак. Иң күп тавыш җыйган 10 катнашучы өченче этапка узачак, аның кысаларында 3 декабрьгә кадәр йомгаклар ясалачак.

Җиңүчеләргә бүләкләр: беренче урынга - 30 мең сум, икенче урынга - 20 мең сум, өченче урынга - 10 мең сум, дип хәбәр итәләр Казан Башкарма комитетының контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсендә.

Гаризалар Казан шәһәре Башкарма комитетында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Кремль ур., 1, каб. 622), шулай ук электрон почта буенча kzn-konkurs@yandex.ru

Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча белешергә мөмкин: +7(843)299-17-08, +7(843)299-17-09.

Видеороликларның Техник Характеристикалары, үткәрү вакыты, гариза формасы турында өстәмә мәгълүмат нигезләмәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International