Яр Чаллы шәһәре Җәмәгать советы һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге әгъзалары тарафыннан укучыларның туклануын оештыруны тикшерү дәвам итә

2021 елның 8 октябре, җомга

Яңа уку елында Яр Чаллы шәһәренең Иҗтимагый советы һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге әгъзалары 1-4 сыйныф укучыларының туклануын оештыруны тикшерәләр. Сентябрь аенда 57нче гимназия һәм 58нче мәктәп тикшерелде. Азык-төлек һәм әзер ризыкларның сыйфаты таләпләргә туры килә, шәһәрнең барлык мәктәпләрендә «Туклану сыйфатына контроль журналы» алып барыла. Шулай ук укучылар өчен «Сәламәт туклану-милләт сәламәтлеге»дигән сыйныф сәгате үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International