«Игелекле эшләр остаханәсе» проекты кысаларында фонд партнерлар белән берлектә төрле мастер-класслар, юридик консультацияләр оештыра, төрле яшьтәге балалар өчен лекцияләр һәм күңел ачу дәресләре үткәрә. Проектның максаты - шәхси һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру, һәр кешенең фикерләвен киңәйтү.
Октябрь аеннан «РазУмка» балалар өчен иртә үсеш буенча дәресләр башланачак. Аларда 1-3 яшьлек балалар бармаклар белән ясарга, биергә, җырларга һәм иң мөһиме - сөйләргә өйрәнә. Дәресләрне педагог Олеся Камзина алып бара, ул «Балаларга ярдәм» юнәлеше буенча «Россия доброволецы-2020» конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрнең берсе.
Дәресләргә теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин, катнашу-бушлай, 236-65-61 телефоны буенча мәҗбүри язылу. Дәресләр һәр шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Калинин ур., 3 адресы буенча урнашкан остаханәләрдә узачак. Фондта булганда битлекне куллануыгызны сорыйбыз.
.jpg)