8 октябрьдә Алексеевск шәһәрендә КБОның мәгълүмати ачыклык мәктәбенә чакырабыз

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге, «Бердәмлек «Ско ресурс үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләрен Татарстан Республикасы КБО мәгълүмати ачыклык һәм медиа-таныту төбәк мәктәбенә чакыралар.

Уку бушлай!

Мәктәп форматы белем бирү интенсивының бер көнен, кураторлар белән үз проекты өстендә дистанцион эшне, шулай ук экспертлар һәм хакимият органнары вәкилләре катнашында үз проектлары өчен презентацион көнне күз алдында тота.

Мәктәптә катнашучылар өчен уку-презентация материаллары, әсбаплар, видеокурслар, чек-листлар һәм башка бик күп нәрсәләр ачык булачак.

Кем өчен: Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты вәкилләре

Үткәрү урыны: Алексеевск, Ленин ур., 33 йорт (балалар сәнгать мәктәбе)

Үткәрү датасы: 2021 елның 8 октябре, 13.00

Урыннар саны чикләнгән. Гаризаны биредә бирергә мөмкин.

Сезне фикердәшләр командасы, кызыклы спикерлар һәм практик нәтиҗә көтә.

Мәктәп кысаларында Коммерцияле булмаган оешмаларның мәгълүмати ачыклыгын булдыру мөмкинлекләрен  караячакбыз, сезнең проектларыгызның презентациясен булдыру өчен эшләячәкбез, проектны халык алдында тәкъдир итүдә көчебезне сынап караячакбыз, SMM һәм стрим технологияләрен, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән мөнәсәбәтләрне җайга салу үзенчәлекләрен тикшерәчәкбез.

Тулырак биредә укыгыз.

Элемтә өчен мәгълүмат: +7 (927) 244-80-52 (Хәсәнова Софья), +7 (903) 342-02-39 (Дыганов Антон).

Проект Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Проектның партнерлары: Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләр үзәге, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге, «Вертикаль» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге (Әлмәт шәһәре), «Горизонт» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәге (Яр Чаллы шәһәре), «Бердәмлек» ярдәм итү ресурс үзәге (Чистай шәһәре), «Буа грант» Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге (Буа шәһәре), «Вектор» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге (Кукмара ш.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International