Казан дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә “Поколение Next” фестивале финалистларын бүләкләү тантанасы булды, шулай ук фестивальне оештыручылардан һәм партнерларыннан индивидуаль номинацияләрдә махсус призлар тапшырылды.
Быел катнашучыларның географиясе берничә тапкыр артты һәм Бурятия, Башкортстан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән коллективлар булды.
Җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнашты, ул үзенең сәламләү сүзендә театр сәнгате аша традицион мәдәниятне саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте.
2019 елда беренче Фестиваль республика статусына ия булды, анда 30дан артык коллектив, 600 яшь артист катнашты. 2020 елда фестиваль балалар театр коллективлары җитәкчеләре өчен online режимында бөтенроссия белем бирү форумы форматында узды, анда Россиянең 30 төбәгеннән һәм дөньяның 5 иленнән 300гә якын кеше катнашты. Быел Фестиваль үз чикләрен киңәйтте һәм Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 100 дән артык коллективтан гаризалар теркәлгән инде.
Әлеге фестивальнең максаты-балалар театр хәрәкәтен һәм мәдәни потенциалны саклап калу һәм үстерү, яшь талантларны театр сәнгатенә җәлеп итү. Шулай ук җәмәгатьчелек һәм профессионал-белгечләрнең игътибарын балалар театр хәрәкәтенә җәлеп итү.


