ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Анастасия Исаева, Маргарита Максимова һәм Артем Кузнецов 2022 нче елга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча эксперт сессиясендә катнаштылар.
2,5 сәгать дәвамында барлык 15 пунктның максатлары һәм бурычлары турында фикер алышу булды. Аннары гомуми тавыш бирүдә 5 пункт сайланачак,алар буенча киләсе елда Министрлык эше бәяләнәчәк. Барлык мәгълүмат ТР министрлыклары һәм дәүләт хезмәтләре сайтларында тәкъдим ителәчәк.
