Президент грантлары фондыннан коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинар узды

2021 елның 1 октябре, җомга

1 октябрьдә Әлмәттә Президент грантлары фондыннан коммерцияле булмаган оешмалар өчен «Президент грантлары конкурсларында катнашу һәм җиңү мөмкинлекләре» дигән семинар узды.

Семинар онлайн режимда узды, аны Россия Федерациясе Президент грантлары Фонды генераль директоры киңәшчесе Татаринов Владимир Алексеевич үткәрде.

Бу Коммерцияле булмаган оешмалар өчен мөһим чара, анда Татарстан Республикасы Әлмәт агломерациясе коммерцияле булмаган оешмалары катнашты.

Партнерлар сыйфатында ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Икътисад министрлыгы, Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты, «Вертикаль» ресурс үзәге чыгыш ясады.

Семинарда алынган гамәли күнекмәләр коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә үз гаризаларын эшләп бетерергә һәм аны быел Президент грантлары конкурсында катнашырга бирергә ярдәм итәчәк. Президент грантлары фонды конкурсында катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International