Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы милли мәдәниятне үстерүгә этәргеч булды. Яңа проектлар гамәлгә ашырыла, республика территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте популярлаштырыла.
Әйтик, быел республика театрлары яңа проектларны гамәлгә ашыру процессына актив кушылдылар һәм яңа сезонда премьерлар белән сөендерделәр.
Яшел Үзән музыка театры тамашачыларны яхшы танылган "Башмагым" әсәре белән сөендерде.
Спектакльнең яңалыгы шунда ки, тамашачы беренче тапкыр спектакльне ике дәүләт телендә күрәчәк.
Премьера көнне тамашада ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Анастасия Исаева булды.
Үзенең кереш сүзендә ул болай дип билгеләп үтте: «Гадәти башмаклар гашыйкларның кушылуына сәбәп булган спектакльдә барысы да гади. Әмма спектакль бүгенге көнгә кадәр дә актуальлеген югалтмый, чөнки Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзи кебек талантлы шәхесләр гадәти сюжеттан үлемсез әсәр иҗат иткән. "Башмагым" спектакле тамашачыларны мәхәббәтнең дөньядагы барлык байлыклардан өстенрәк булуына тагын бер кат инандырды. Җырлар, биюләр, яхшы юмор һәм заман элементлары беркемне дә битараф калдырмаячак".
"Башмагым" - ул Кәрим бай тарафыннан аукционда Сарварның яраткан кызы өчен 500 сум сатып алынган башмакларның ничек юкка чыгуы турында спектакль. Бу - чын хисләргә киртәләр юклыгын тагын бер кат исбатлаучы, мәхәббәт турындагы матур тарих.

.jpeg)
