ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Рафил Ногманов В.В. Житловка һәйкәл ачу тантанасында катнашты

2021 елның 1 октябре, җомга

ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Рафил Ногманов Владимир Васильевич Житловка һәйкәл ачу тантанасында катнашты.

Владимир Васильевич Житлов - Совет һәм Россия спортчысы, фехтовкалау буенча РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры, педагогика фәннәре кандидаты, Казанның Мактаулы гражданины.

Владимир Васильевич 1966 елда тренерлык эше белән шөгыльләнә башлый. 1976 һәм 1980 елларда Олимпия уеннарында рапираларда фехтовкалау буенча СССР хатын-кызлар җыелмасына тренировка үткәрә; 1973-1990 елларда (1974-1979 елларда ― өлкән тренер) җыелма команда тренеры вазифасында эшли. Аның җитәкчелегендә Олимпия чемпионнары В.Г. Никонова, О.Н. Князева, Н.Ф. Гыйләҗева, шулай ук дөнья чемпионы О.Б. Вощакина спорт әзерлеге үттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International