"Нечкәбил-2021» конкурсының ярымфиналы - «Гаилә барлык телләрдә» Татарстан Гаиләләре фестиваленең тантаналы ачылышы

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә «Гаилә барлык телләрдә» Татарстан гаиләләре фестивален - «Нечкәбил-2021»конкурсының ярымфиналын ачу тантанасы булды.

Фестиваль 3 көн дәвамында: 25 сентябрь, 2 һәм 9 октябрь көннәрендә Татарстан Халыклары дуслыгы йорты студиясендә яңа онлайн форматта уза.

Фестивальне сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ларионова Татьяна Петровна ачты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы Девятаевларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. "Нечкәбил" конкурсы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Павловна Жуйкова жюри әгъзаларына, ТР Иҗтимагый палатасы экспертларына конкурсның зона сайлап алу турларында катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Фестивальнең жюри эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Илсөяр Гарифуллина катнаша.

Изольда Жуйкова " Рәхмәт, әни!", "Әтисе турында сүз", "Искиткеч гаиләләр тормышы" конкурс программалары җиңүчеләренең исемнәрен атады. Шулай ук беренче фестиваль көнендә тамашачылар симпатиясе призы өчен интернет-тавыш бирүдә җиңүче гаилә дә игълан ителде. Фестиваль Татарстаннан читтә дә Интернеттан файдаланучылар арасында зур кызыксыну уятты. Тавыш бирүдә 1000нән артык кеше катнашты.

Фестивальнең икенче көне 2 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының онлайн студиясендә дә https://facecast.net/w/sr2v5q платформасында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International