Коммерцияле булмаган оешмаларны Президент грантлары фонды конкурсында катнашуга әзерләү тулы куәтенә бара

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 сентябрендә Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә коммерцияле булмаган оешмалар өчен «Президент грантлары конкурсларында катнашу һәм җиңү мөмкинлекләре» дигән семинар узды. Әлеге семинарны оештыручылар - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Президент грантлары Фонды ярдәме белән. Анда Арча, Балтач, Буа, Лаеш, Балык Бистәсе, Спас районнары һәм Казан шәһәренең 46 иҗтимагый оешмасыннан 60ка якын кеше катнашты.

Семинар спикеры-Россия Федерациясе Президент грантлары Фонды генераль директоры киңәшчесе, федераль эксперт Владимир Алексеевич Татаринов семинарда катнашучыларга конкурста катнашу мөмкинлекләре, бирелгән гаризаларның сыйфатын ничек арттыру һәм нинди хаталарга юл куймаска кирәклеге турында сөйләде.

«Конкурста катнашу өчен гаризалар саны елдан-ел арта гына бара. 4 ел эчендә Фонд тарафыннан 11 конкурс үткәрелгән, аларга 31 472 оешмадан 99 816 проект кергән, ә бу исә барлык теркәлгән коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларның 15% дигән сүз. 11 042 коммерцияле булмаган оешманың 20 021 проекты хупланды. Грантларның гомуми суммасы 41 млрд. сум тәшкил итте. Мәсәлән, 2021 елда Президент грантлары Фонды тарафыннан 8 млрд.сумнан артык суммага 4 144 проект хупланды», - дип сөйләде Владимир Алексеевич.

Шулай ук Владимир Татаринов коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә проектны оештырганда, нинди финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеге, проектның нинди критерийлар буенча бәяләнәчәге һәм грантның соралган суммасының чынбарлыгына инануы турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, грант алу өчен конкурста катнашуга гаризаны кабул итү тәмамланганчыга кадәр 1 елдан да соңга калмыйча, ә грантлар соратып алганда – гариза бирелгән көнгә кадәр 6 айдан да соңга калмыйча теркәлгән коммерцияле булмаган оешма бирә ала. Ул  банкротлык процессында булырга һәм суд гамәлендә булырга тиеш түгел. Шулай ук бюджетта салымнар һәм башка түләүләр буенча кичектерелгән бурычлары булмаска тиеш.

Конкурста катнашу өчен бары тик бер документ – оешма уставының күчермәсе генә җитә. Шулай ук Фонд тарафыннан проектларга бәйсез экспертиза методологиясе эшләнгән, ул гариза бирүченең тәҗрибәсен һәм коммерцияле булмаган оешманың эшчәнлек масштабын исәпкә ала.

Бу тема буенча Семинар шулай ук Яр Чаллыда 30 сентябрьдә узды, һәм 01 октябрьдә – Әлмәттә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International